Хоккей с шайбой
Добавить новость
Новости

Кукмара кызы – данлыклы хоккейчы Фәнүзә Кадырова: «Бу сезонда Канадада уйныйм»

0 10
  • Фәнүзә Кадырова – 1998 елының 6 апрелендә Кукмара районы Сәрдек-Баш авылында туа. 5 яшьтән әтисе Фәхим Кадыров җитәкчелегендә хоккей белән шөгыльләнә башлый, аннары Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә «Орион» клубында уйный. 7 сыйныфтан Казанда Сергей Столбун җитәкчелегендә шөгыльләнә.
  • 2012-2020 нче елларда Ухтада «Арктик-Университет» клубында уйный, вице-капитан була. 2017 елда НХЛ йолдызлары матчында катнаша. 2020 елның ноябреннән Петербургның «Динамо-Нева»хоккей клубы өчен чыгыш ясый.
  • 2025 елның июнендә профессиональ хатын‑кызлар хоккей лигасы драфтында «Оттава Чардж» клубы тарафыннан гомуми 45 нче номер астында алтынчы раундта сайлана. Июньдә Фәнүзә Кадырова «Оттава» белән бер сезонга контракт төзи.
  • Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 2015 елгы Яшьләр дөнья чемпионатында бронза призер була, чирек финалда Финляндия командасы капкасына хәлиткеч ике гол кертә, шулай ук ярымфиналда һәм өченче урын өчен матчта гол кертә. Турнирда Россия җыелмасының иң яхшы һөҗүмчесе дип таныла, турнирның символик җыелмасына һәм 8 очко белән Чемпионатның иң яхшы бомбардирлары бишлегенә керә.
  • 2016 елда яшьләр җыелмасы капитаны була. 2015 елдан Россиянең өлкәннәр җыелмасы өчен чыгыш ясый. 2016 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, шулай ук 2015 һәм 2017 елгы чемпионатларда катнашкан. 2017 елда Кышкы универсиада җиңүчесе.

«Әти үз куллары белән хоккей тартмасы ясады һәм авыл балаларын укытты»

Фәнүзә, ничә яшьтә беренче тапкыр тимераякка бастың? Хоккей белән шөгыльләнүгә ничек кереп киттең, сине моңа кем этәрде?

Мин балалар бакчасыннан бирле тимераякта. Әти мәктәптә хоккей мәйданчыгында тренер иде һәм үз куллары белән хоккей тартмасын төзеде, авыл балаларын укытты. Хоккей мәйданчыгы балалар бакчасы янында булгач, әти шуннан каршы ала иде дә, мин аның эшендә кала идем.

Команда белән эшләү нинди хисләр бирә?

Команда белән шөгыльләнү, төрле сәяхәтләргә бергә бару – бик күңелле һәм кызык. Команда бердәм һәм дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш дип уйлыйм. Алар белән булганда син ләззәт кенә аласың. Бу – минем өчен зур бәхет!

«Конкуренция бар, ләкин ир-атлар арасындагы кебек катгый түгел»

Ничек тукланасың?

Әлбәттә, бөтенесен рәттән ашамыйсың. Син моңа аңлы рәвештә килсәң, дөрес тукланмау турында онытасың. Бу – ниндидер ихтыяҗны үтәмәү дигән сүз түгел, синең рацион барыбер баланслы. Мәсәлән: иртәнге, төшке һәм кичке аш. Ләкин алай булса да бу – ниндидер тәмле әйбер ашамыйсың дигән сүз түгел, андый кырыс кагыйдәләр юк. Мин хәзер шәхсән үзем турында әйтәм: шикәр булган продуктларны читтә тотырга тырышам, өемдә андый әйберләр юк. Алар урынына бал яки җиләк-җимеш ашый алам. Кибеттән туңдырма алып кергән чаклар да була. Хәтта дуслар кунакка чәй эчәргә килгәндә дә андый әйберләр юк дип әйтсәң була, күп очракта заказ ясарга туры килә.

Хатын-кызлар арасында конкуренция ничек, ул сизеләме?

Профессиональ спортта, әлбәттә ул бар, ул сизелә. Ир-атлар шикелле түгел инде, андый хоккей дөньяда күбрәк танылган. Кызлар, әйе, аз, ләкин запаста утыра торган кызлар барысы да составта уйнарга тели. Конкуренция бар, ләкин ир-атлар арасындагы кебек катгый түгел. Аеруча андый конкуренция җыелма командага барыр алдыннан күренә, чөнки иң яхшылары сайланып алына һәм «иң-иң»нәре составка эләгергә тиеш.

«Хоккей формасы комплекты бәясе ел саен арта»

Хоккей белән шөгыльләнү кыйммәткә төшәме?

Бүгенге көндә – әйе, чөнки бу спорт төре арзан түгел. Хоккей уйнаучының форма комплекты бәясе һәр ел саен арта, чөнки яңа брендлар, модельләр чыга, һәм күп формалар ясала, шул ук очракта без башта яхшы формалар, клюшкалар, тимераяклар алганбыз икән, хәзер исә 2-4 ел элек алганча профессиональ формаларны шул ук акчага сатып ала алмыйсың. Шуңа карамастан, хоккейны яратучыларга форма бар, чөнки аның бәясе профессиональ формалардан күпкә аерылып тора. Әгәр профессиональ лигада уйнасаң, сиңа моның барысын бушка бирәләр.

Әти-әниеңнен хоккейга карата мөнәсәбәте нинди?

Әти-әни миңа бар яктан ирек бирделәр, дип әйтер идем. Мин өйдән киткәч, алар, әлбәттә, сорыйлар иде: ничек уку, ничек хәлләр, шуңа да карамастан, минем шәхси тормышка кысылмадылар, «үзең ничек дөрес дип саныйсың, шулай эшлә» дип әйттеләр. Алар мине яраталар һәм һәрчак ярдәм кулы сузалар.

Авылдашларыңның хоккей белән шөгыльләнүгә ничек карый?

Бик кызыклы сорау. Миңа «кеше минем хакта нәрсә уйлар» дигән әйбер бик кызык түгел. Авылдашлар ике төркемгә бүленә ала: беренчесе – мактый, хуплый, «син булдырасың» дип торучылар, ә икенче төркем, киресенчә - «бу аңа нигә кирәк, ул бит кыз кеше» дип әйтә торганнары. Кемнәр мине чын күңелдән хөрмәт итә, мин аларга бик рәхмәтле, начар яктан берәр сүз чыкса – мин игътибар итмим.

«Максатым: яңа командада берегеп калу һәм Россия җыелмасында уйнау»

Син хәзер кайсы командада уйныйсың?

Бу сезонда Канадага уйнарга очам. Ottawa Charge командасында уйныйм.

Бу профессиональ өлкәдә иң зур максатың нинди?

Максатым – җыелма командага эләгеп, Олимпиада уеннарда катнашу. Безнең, кызганычка, медаль яулап алып булмады, ләкин Олимпия уеннарында катнашу бик шәп дип саныйм, чөнки син иң данлыклы, яхшы спортчылар белән уйныйсың. Бу инде – зур тәҗрибә. Алдагы максатыма килсәк, яңа командада берегеп калу.

Хоккей белән шөгыльләнгәндә сәламәтлегеңә нинди зыян килде?

2 тапкыр кулымны сындырдым, һәм берничә тапкыр миңа сакланмаган җиргә шайба эләкте, 2 тапкыр тирегә тиде, һәм ул каты җәрәхәтләнде, шуннан соң аны тегеп куйдылар – 1 тапкыр кулда һәм 1 тапкыр аякта. Кул сынгач, 1 ай тирәсе гипс белән йөрдем, 1 атна ял иттем һәм клюшкасыз, бозга чыгып, тимераякта йөри идем. Теккәч, берничә көн ял иттем, аннары яңадан тренировкаларга чыктым.

Хоккейдан тыш нинди юлны сайлар идең?

Хоккей булмаса да, мин барыбер спортта булыр идем, ләкин миңа сәхнә осталыгы да бик ошый. Дусларым «әйбәт шаяртасың, һәм синнән әйбәт актер чыгар иде» дип әйтә. Миңа ул бик кызык, бер мәртәбә булса да, сәхнә осталыгы буенча мастер-класс алыр идем. Спорт төреннән булса: футбол, баскетбол, волейбол, зур теннис.

«Башта – күңелдә бушлык, сезон беткәнен аннары гына аңлый башлыйсың»

Россия чемпионы булгач, үзеңне ничек хис иттең?

Башта күңелдә бушлык булды, аннары гына аңлый башлыйсың сезон беткәнен. Үткән ел беренче тапкыр шулай булгач, үзеңнең хис-кичерешләреңне аңлап бетерерлек хәлдә булмыйсың, чөнки бу – зур җаваплылык.

Хоккейдан тыш буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

Санкт-Петербургта күрмәгән җирләргә барырга тырышам: музейга, күргәзмәгә, театрга.

Професиональ контракт имзалаганда үзеңне ничек хис иттең?

Беренчедән, дулкынландым, ул вакытта миңа 20 000 тәкъдим иттеләр, 14 яшьтә иде. Бу сумма миңа шундый күп булып тоелды. Шундый шатлыклы вакыт иде ул. Ул чорларда мин командада лидер идем инде.

Татарстанда хатын-кызлар хокее танылганмы?

Татарстанда танылган дип әйтә алмыйм, чөнки анда кызлар командасы юк, һәм бу спортның әлеге төре белән кызыксыну юк.

Синең кебек хоккей уйнаучы кызларга нәрсә дип әйтер идең?

– Әлеге спорт төрен яратсаң гына, уйнарга була. Минемчә, гомумән, бөтен эшне яратып эшләсәң генә алга китеп була.

Фотоларны «Интертат»ка Фәнүзә Кадырова тәкъдим итте.

Комментарии

Комментарии для сайта Cackle
Загрузка...

Еще новости:

Читайте на Sportsweek.org:

Другие виды спорта

Sponsored