«Рубин» клубының элекке спорт директоры, танылган футболчы Мөхсин Мөхәммәдиев үлгән
0
19
Казанның «Рубин» футбол клубының элеккеге спорт директоры, Мәскәүнең «Спартак» клубы футболчысы Мөхсин Мөхәммәдиев вафат булган. Аңа 59 яшь иде. Бу турыда клубның социаль челтәрләренә сылтама белән «Татар-информ» яза.
«Рубин» клубы мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.
Мөхсин Мөхәммәдиев соңгы арада берничә тапкыр инсульт кичергән, былтыр 15 ноябрьдә реанимациягә эләккән. Табиблар аның хәлен катлаулы дип бәяләгән, диелә хәбәрдә.

