19 яшьлек футболчы матч вакытында һәлак булган
Испаниянең «Колиндрес» клубында уйнаучы 19 яшьлек капкачы Рауль Рамирес 27 сентябрьдә Түбән лига матчы вакытында башы имгәнгәннән соң үлгән. Бу хакта Король испан футбол федерациясе хәбәр итә, дип яза KazanFirst.
Уен вакытында Рауль Рамирес көндәше белән бәрелешә, һәм бәрелү башына туры килә. El Pais басмасы мәгълүматы буенча, имгәнгәннән соң ук, футболчының йөрәге туктый.
Уенчыга беренче ярдәмне команда тренеры Рафа де Пенья күрсәтергә тырышып карый, аннары җанатарлар арасыннан шәфкать туташы ярдәмгә килә. Тиздән «ашыгыч ярдәм» килеп җитә, ләкин транспортировка вакытында голкиперның йөрәге кабат туктый.
Раульне хастаханәгә алып киләләр, 29 сентябрьдә ул үлә. Футбол дөньясында мондый очракларның элек тә теркәлгәне булды: Сербия җыелма командасының элеккеге уенчысы Деян Милованович ветераннар матчы вакытында йөрәк өянәгеннән үлгән иде, диелә хәбәрдә.