Футболчы Алсу Абдуллинага тәкъдим ясаганнар
0
53
Россия җыелма командасы футболчысы, Татарстан кызы Алсу Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.
«Мин «әйе» дип әйттем», – дип яза 23 яшьлек спортчы үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә, сөйгән яры Даниил Гончаренко белән фотолар урнаштырып.
Алсу хәзерге вакытта «Локоматив» командасы өчен уйный. Моңа кадәр Европада «Челси» һәм «Париж» командалары уенчысы иде.
Алсу турында «Интертат» та язган иде. Азнакай районы Актубә бистәсе кызының дөнья дәрәҗәсендәге спорттагы уңышлары турында биредә укырга мөмкин:
Роман Абрамовичның «Челси» футбол клубына Азнакай кызы Алсу Абдуллина ничек эләккән?