Фехтование буенча Паралимпия уеннары җиңүчесе Альберт Камалов өйләнгән
Фехтование буенча Россия паралимпия командасы әгъзасы, Башкортстанда яшәүче Алберт Камалов үзенең сөйгәне Дилбәр белән гаилә корган.
«Никах укыттык, Аллаһ каршында йөрәкләребез кушылды. Аллаһы Тәгалә каршында бер-беребезне сакларга сүз бирдек», – дип, иң хисле мизгелләре белән бүлешә яшьләр социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.
Альбертның язмышы аяныч. Агыйдел шәһәрендә туып-үскән егет кечкенәдән футбол һәм җиңел атлетика белән шөгылләнә, югары белем ала. Әмма спортчы егет моннан 18 ел элек юл һәлакәтенә эләгеп, умырткалыгына зыян килү нәтиҗәсендә, йөри алмас була. 5 елдан артык тернәкләнү уза, яңадан тормыш итәргә өйрәнә.
Тормышы икегә бүленгәч тә, максатчан егет югалып калмый. Фехтование белән шөгыльләнергә керешә һәм тәүге ярышларына йөри башлый. Иң зур җиңүләр 2014 елда килә. Ул берничә тапкыр Европа һәм Дөнья кубогы чемпионы исеменә лаек була. Аның өчен фехтование – эш тә, яшәү рәвеше дә. Бүгенге көндә Альберт фехтование буенча халыкара спорт мастеры, күп тапкырлар чемпион, паралимпия уеннары катнашучысы.
Моннан бер ел элек Альбертның тормышында сөенечле вакыйга була – ул Дилбәр исемле табибә кыз белән аралаша башлый. Социаль челтәрләрдән башланган танышу зур мәхәббәткә әверелә, һәм алар гомергә бергә булырга карар кылалар.

