Новости

Лилия Муллагалиева ире волейбол турниры оештырды: Кубок белән урындыклар Әтнәгә юл тотты

0 11
Лилия Муллагалиева ире волейбол турниры оештырды: Кубок белән урындыклар Әтнәгә юл тотты

Илсур аганың дусты, танылган спортчы Әсхат Фәрваев истәлегенә багышланган турнир икенче мәртәбә оештырылды. Былтыр да ул оешкан төстә үткән булган. Биредә артистлардан, блогерлардан, журналистлардан торган һәм Кукмара, Әтнә якларыннан командалар уйнады.

«Минем өчен диванда телевизор карап яту – яшәү түгел»

Турнир Гыймадиевлар гаиләсенең Казаннан ерак түгел генә Күзәмәт поселогында урнашкан коттеджлары каршындагы мәйданда үткәрелде. Әйтергә кирәк, аста гына, янәшәдә Идел җәйрәп ага, волейбол өчен спорт мәйданчыгы да бик уңайлы иде, шатерда исә сый-нигъмәт: тәмле ашлар, пылаулар һәм шашлыклар белән сыйлану мөмкинлеге дә булды.

– Мин инде яшьтән үк – мәктәп вакытыннан ук хоккей уйнарга яраттым. Аннары, техникумга укырга кергәч, ныклап, җиңел атлетика белән мавыктым. Армия сафларында хезмәт иткәндә, «Динамо»да да спорт белән шөгыльләндем. Алга таба спорт академиясен тәмамладым.

Әсхәт белән 38 ел дус булдык, ни кызганыч, узган елның мартында ул вафат булды. Ул минем кебек үк Әлмәт техникумында укыган, спорт мастерлыгына кандидат. Былтыр, аның истәлегенә, дус егетләр белән волейбол турниры оештырырга булдык. Былтыр 6 команда катнашкан иде, хәзер менә 7. Киләчәктә дә әлеге күчмә кубокка волейбол ярышларын туктатмаска исәп, – дип сөйләде Илсур абый.

Бу бит әле сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда да менә дигән чара?

– Әйе, чыннан да шулай. Монда төрле командалар бик теләп уйный, кызлар, балалар да кушыла. Волейбол – минем өчен яшәү рәвеше, дисәм дә була. Балаларны да өйрәтәм. Минем өчен диванда телевизор карап яту – яшәү түгел. Җәй көне Иделдә рәхәтләнеп су коенабыз, менә мондагы гына мәйданчыкта хоккей уйныйбыз. Кышын үзебез шугалак катырабыз.

Илсур әфәнде йорты алдында ук волейбол, хоккей мәйданчыкларын да үзе ясаган. Ассыклавынча, бирегә актив ял итәргә бөтен поселок йөри.

Иптәшләрчә турнир жирәбә белән башланып китте

Эстрада волейболны үз итәме?

Артистлар арасыннан Рәсим Низамов, Зөфәр Хәйретдиновлар волейболны аеруча үз итә булып чыкты. Шулай ук турнирга Айгөл Бариева һәм Алинә Сафиуллина да килгәннәр иде. Җырчы хатын-кызлар исә волейбол турнирыннан тыш уйнап алдылар.

«Волейбол белән мәктәп елларымнан ук шөгыльләнәм. Студент чакта да бу шөгыльдән аерылмадым. Моны спортның иң җиңел генә төре дип әйтмәс идем, җәрәхәт алу куркынычсызлыгыннан җиңелрәк спорт төре дип саныйм. Футбол, хоккей уйнаганда имгәнү куркынычы зуррак, һәм сәхнәгә дә җәрәхәт алган килеш чыгып булмый.

Волейбол уйнау – аралашу, ял урыны, әзрәк кенә тормыш мәшәкатьләреннән аерылып, кирәкмәгән эмоцияләрне чыгарып кайту. Бу хоббины бик яратам. Бер күрешү – үзе бер гомер. Тыгыз эш графигында, вакыт табып, артистлар белән волейбол уйнарга тырышабыз», – диде ТР халык артисты Рәсим Низамов.

«Күпме үземне хәтерлим, һәрчак волейбол уйнадым. Бик шәп турнир, узган ел да килгән идем. Кызганычка, травма алган идем. Уйнамаган идем. Яшь барса да, быел уйныйм. Көчле командалар килгәннәр. Артистларыбыз, җырчыларыбыз командасы да әйбәт кенә әзерлекле, тырышалар, Аллага шөкер. Бик көчле командалар белән көндәш булдык. Әтнә, Кукмараның Вахит авыллары командалары белән уйнадык, уйлавымча, яхшы уен күрсәттек», – дип бәян итте ТР халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.

«Әлбәттә, һәркемгә дә волейбол уйнарга киңәш итәм. Сәламәтлек өчен дә бик яхшы спорт бу. Волейбол – шахмат кебек интеллектуаль уен. Читтән караганда гына, тупны атасың да бетте кебек. Комбинацияләрне, тактиканы уйлап уйнарга кирәк», – дип өстәде Зөфәр абый.

Медиаволейболчылар шундый була: контент та төшерә, тупны да тота

«Волейбол – шәхсән минем өчен күңел ачу, буш вакытны уздыру һәм үземнең физик халәтемне ничектер баланста тоту өчен бер дигән чара! Волейбол – командалы уен. Анда бер-береңне аңлап, кем ничек уйнаганын чамалап уйныйсы. Һәр спортчының үз роле бар. Әлеге уен төре физик яктан да яхшы әзерлекне таләп итә. Волейболны яратып уйныйбыз.

Волейбол белән яшьтән үк шөгыльләнмим. 15 еллап даими рәвештә уйныйм. Мин туган якта – Актаныш ягында, гомумән, ел саен төгәл бер тапкыр Сабантуйда уйныйбыз. Актаныш районының барлык авылларындагы Сабан туйларында да волейболя ярышы бар диярлек. Без балачакта, яшь чакта да көтеп ала идек ярышны. Ә инде Казанда спортзалларда да уйныйбыз. Атнага даими 2 тапкыр уйныйм. Спорт белән мавыгу өчен эш вакытында мөмкинлек табып була. Рухи яктан, физик яктан да бик рәхәт уен», – дип бәян итте «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Шулай ук волейболда блогерлар командасы да көч сынашты. Медиатармактагы дәрәҗәле «Бәллүр каләм» ияләре булган Илназ Габдуллин («Кызык-мызык» дигән аккаунт белән билгеле) һәм Илнар Идрисов та волейболны яхшы гына уйныйлар икән. Һәрхәлдә, бик каты азарт белән уйнадылар да, җанатарлар да булдылар.

Чарада артистлар, җырчылар булгач, әлбәттә, җыр-моңнар да агылды. Турнир ахырына килеп җиткән вакыт хәтта сизелмәде дә.

Иптәшләрчә турнирдан бүләк – йорт-кура өчен файдалы мебель!

Узган елгы кебек Әтнә районының Кенәр авылы командасы җиңү яулауга иреште. Аларга турнирның күчмә кубогы һәм барлык җиңүче командаларга иганәче иптәштән табуреткалар тапшырылды.

Матур спорт чарасына чакырылган ТР Волейбол федерациясенең әйдәүче белгече Алексей Овощников, һәвәскәр уйнаган волейбол турнирлары – һөнәри волейболдан күпкә матур һәм кызыклы булуын әйтте. Чыннан да кайда күрер идек әле танылган шәхесләребезнең тупка, ярышка бу кадәр азартларын?!

Комментарии

Комментарии для сайта Cackle
Загрузка...

Еще новости:

Читайте на Sportsweek.org:

Другие виды спорта

Sponsored