«Ак Барс» уенчысына «чурка» дигән өчен Пермь хоккейчысы Егор Манинга 5 мең сум штраф яный
17 гыйнварда Казанда Пермьнең «Молот» һәм «Ак Барс» командалары уены булды. Уенда Пермь клубы 1:0 исәбе белән отты. Уен вакытында Пермь клубы һөҗүмчесе Егор Манин белән «Ак Барс» уенчысы Ислам Гәрәйшин арасында төрткәләшү булып ала.
Пермьнең «Молот» клубы һөҗүмчесен уеннан чыгаралар, судьялар моны «раса күрсәткече буенча кыерсыту», «расизм» дип аңлата.
Соңыннан «Спорт-Экспресс», «РБК», «Коммерсантъ» кебек басмалар хәбәр итүенчә, Егор Манин Ислам Гәрәйшинны «чурка» дип атаган.
«Спорт Экспресс» хәбәр итүенчә, Егор Манинга бу сүзне әйткән өчен 1 уеннан читләштерү һәм 5 мең сум штраф яный.
Уенчы үзе түгел, команданың баш тренеры Павел Зубов клубның рәсми аккаунтында гафу үтенү сүзләрен җиткерде. «Молот» командасын һәм җанатарларын җиңү белән котлыйм. Көндәшләргә уен өчен рәхмәт. Беренче эш итеп, уенчы гамәле өчен гафу үтенергә телим – бу команданы да, аны да бизәми. Тәрбия эше уздырырбыз, алга таба андый әйберләр булмас дип уйлыйм», – дип язган Павел Зубов хоккей командасы челтәрендә.
«Ак барс" бу инцидентны берничек тә шәрехләмәде. Социаль челтәрләрдә бу хәбәр бик зур гаугалар чыгарган.
Егор Манин Ярославльдән. Ул 2000 елгы.
Ислам Гәрәйшин 2003 елгы. Ул элек Түбән Кама
«Молот» клубы тренеры Павел Зубов